Коточкыч авария: әнисе белән 5 яшьлек бала үлгән, 4 кеше имгәнгән
26 сентябрьдә Туймазы районында кичке сәгатьтә коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Ике машина бәрелешкән. 1 кеше шунда ук үлгән, 5 кеше зыян күргән. Алар арасында 4 бала булган. Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рахмәтуллин социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, пациентларны Туймазы район хастаханәсенә китергәннәр. Бу хакта «Башинформ» яза.